Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, СЕЗГӘ РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИННЫҢ ҖЫРЛАВЫ ОШЫЙМЫ?

ҖЫРЧЫ ТУРЫНДА 8 КЫЗЫКЛЫ ФАКТ.

  1. Ришат Башкортстан Республикасындагы Карамалы-Гобәй авылында үсә. Әти-әнисе – иҗат кешеләре. Бәләкәй чакта клубта эшләүче әнисенә ияреп төрле мәдәни чараларга йөрү бик ошый аңа. Авыл клубына артистлар еш килә, аларның чыгышын карап, Ришат үзе дә гастрольләрдә җырлап йөрергә хыяллана. Әнисенең бишек җырларын тыңлап йокыга китә.

    2. Музыкага, музыка уен коралларына мәхәббәт гаиләдән килә. Әбиләре матур җырлый, бөтен туганнары баянда, гармунда уйный. Филүс Каһиров җырларын тыңлаганнан соң, озын татар халык җырларына тартыла Ришат.  Ришатның тамашачы алдында иң беренче танылуы Рәшит Ваһапов фестивале белән бәйле. Филүснең дә, Ришатның да продюсеры Рифат Фәттахов иде.

    3. Балалар бакчасыннан ук җырлый. Мәктәп елларында бер генә концерт та Ришаттан башка узмый. Үзлегеннән баянда, гитарада, клавишалы уен коралларында уйнарга өйрәнә. Авылга килгән Октябрьск музыка көллияте укытучылары талантлы егеткә шундук игътибар итә, аны училищега укырга чакыралар. Өйдәгеләргә, дуслар янына барып кайтам дип, Октябрьск шәһәренә китеп бара Ришат. Бер атнадан инде ул музыка көллияте студенты була.

4. Теннис һәм волейбол ярата. Спорт ихтыяр көчен һәм характерны ныгытты, куелган максатларга ирешергә булышты, ди.

 

5. Ришат репертуарында «Ак яулыклы әбкәйләр» җыры бар. Ул җыр инде бакыйлыкка күчкән әбиләренә багышланган. Җырны башкарганда Ришат ак розалар күтәреп залга төшә һәм иңнәренә ак шәл-яулыкларын салып утырган әбиләргә тарата. Бик дулкынландыргыч күренеш.


6. Талантлы яшь артистларга булышу максаты белән яна. Иң мөһиме – башта аларга беренче тапкыр сәхнәгә чыгарга булышырга кирәк, калганы инде үзләреннән тора. Максаты – гаделсезлекне юкка чыгару һәм ярдәм итү. Хезмәттәшләренең рәхмәтеннән дә канәгать ул.

7. Туган авылым һәрчак йөрәгем түрендә!» – ди Ришат Төхфәтуллин. Аның иң популяр җырларының берсе «Карамалы-Гобәй» дә туган авылына багышланган инде! Җыр язылу тарихы очраклы гына: Ришат дустының машинасында барганда бик матур көй ишетә, ошатып, үз аранжировкасын ясый, җырга сүзләрне әнисе яза, Ришат өстәмәләр кертә, һәм тәүлек эчендә яңа җыр туа...

8. Мондый эш режимында шәхси тормышка вакыт та калмый. Ныклы гаилә корыр өчен өйгә дә вакыт калдырырга, якыннарыңа һәрчак игътибар күрсәтергә кирәк. Ришатның андый мөмкинлеге юк хәзергә. Үзен 100 процент аңлаган, тамашачыдан һәм эшеннән көнләшми торган тормыш юлдашын сайлаячак ул.

чыганак: http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев