Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ЯРАТКАН ТӨС БУЕНЧА ХОЛКЫБЫЗНЫ БИЛГЕЛИБЕЗ

Һәрберебезнең яраткан төсе бар. Ә сез белә идегезме, яраткан төсенә карап, кешенең холкын ачыклап була бит. Укып карагыз әле: сезнең төсегез холкыгызга туры киләме икән.

Кызыл төсне көчле һәм актив кешеләр сайлый. Алар һәр яңа эшкә дәртләнеп тотына, әрсезләнеп эшли. Кызыл төс яратучыларның күңелендә һәрвакыт сәяхәтче һәм җиңүче яши, бу тормышта да чагылыш тапмый калмый.

Пешкән чия төсенә үз-үзен кулда тота алучы һәм максатчан кешеләр өстенлек бирә. Алар рухи батырлыгы белән чын-чынлап горурлана ала. Тик кайвакыт мондый кешеләр матди байлыкларга игътибарын юнәлтеп, рухи як турында онытып җибәрергә мөмкиннәр.

Кура җиләге төсе – оптимистларныкы. Аларның энергиясе ташып тора, һәр эшне уңышлы булсын дип эшлиләр. Хискә бирелүчәннәр. Һәр уңышсызлыктан үзләренә сабак ала беләләр.

Кишер сары төс – горур, көчле һәм бәйсез кешеләр төсе. Алар үз язмышларын гына түгел, башкаларныкын да үз кулына алырга, үзгәртергә сәләтле. Тик мондый кешеләрне итәкләреннән тартып җиргә төшереп торырга кирәк, югыйсә амбицияләре аларны тупикка кертәчәк.

Сары төсне зыялы һәм тәрбияле кешеләр сайлый. Мондый кешеләр иҗади һөнәрләр сайлый, тормышларын якты буяуларга буярга тырыша. Шул ук вакытта сары төсне үз-үзләрен генә кайгыртучы эгоистлар да сайларга мөмкин.

Яшел төсне сайлаучылар тормышны ярата. Алар позитив, яхшы күңелле, сизгер. Андый кешеләр тормышка җиңел карый, уңышсызлыкларга озаклап борчылып утырмый. Алар кеше кайгысын тыңлый һәм аңлый белә.

Зәңгәр төсне яратучылар – тугры консервантлар. Алар энергияле булулары, ә кайвакыт артык ашыгулары белән дә аерылып тора. Мондый кешеләр үз хаталарын танырга яратмый, бигрәк тә ул хаталарга башка кешеләр төртеп күрсәткәнне өнәми.

Ультрамарин яки индиго – зәңгәр һәм шәмәхә төсләр кушылмасы. Бу төсләрне еш гашыйк булучан, дуслары күп булган һәм иҗатны яраткан кешеләр сайлый. Тик, күпме генә яратсалар да, мондый кешеләргә алдалау һәм яраткан кешесен сату да хас. Мәхәббәт бетүгә тугрылык та бетә, дип саный алар.

Шәмәхә төскә артистлык сәләтләре булганнар өстенлек бирә. Алар еш кына үзләре уйлап тапкан дөньяда яши, чынбарлыкны кабул итәргә теләми. Тәнкыйтьне дә начар кабул итәләр.

Ак төс – акыллы һәм уйлый белә торган кешеләрнеке. Әлеге төсне сайлаучылар әдәпле, ихлас, ярдәмчел.

Соры – үз-үзенә ышанмаучы кешеләр төсе. Алар кешеләр арасында «эреп югалырга» телиләр, кычкырып күренеп торырга яратмыйлар.

Кара төс кешенең эчке көче һәм ихтыяр көче турында сөйли. Бу төсне сайлаучылар үз-үзләренә ышана, үз мөмкинлекләрен белә. Шуңа өстәп, алар әле бәйсез һәм зыялы да.

Фәнзилә МОСТАФИНА

http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=7318

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев