Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, ҮЗЕГЕЗНЕ БӘЯЛИ БЕЛӘСЕЗМЕ? (ТЕСТ)

Кеше иң элек үз бәясен үзе белергә тиеш. Тик үз-үзеңне бәяләү җиңел түгел, шулай бит. Кемдер үзенең мөмкинлекләрен артык югары бәяли, ә кемдер, киресенчә, үз-үзенә ышанып бетми. Бу тест барысын да үз урынына куярга ярдәм итәр.

1. Күңелегез төшкәндә, кәеф күтәрү өчен нидер эшләү файдасыз, үзе үтәр әле, дип уйлыйсыз:
А. Күпчелек очракта.
Б. Кайвакыт.
В. Кәефсезлеккә бирелмәскә тырышасыз.

2. Фикерләр каршылыгы килеп туганда, үз сүзегездә каласыз.
А. Һәрвакыт.
Б. Вакытына карап.
В. Беркайчан да бәхәскә кермисез.

3. Дусларны үзегезне яраткан һәм хөрмәт иткән кешеләр арасыннан сайлыйсыз:
А. Гадәттә.
Б. Кайвакыт.
В. Иң мөһиме — кызыклы кеше булсын.

4. Үзегезгә ни кирәген, нәрсә җитеп бетмәгәнлеген бик яхшы беләсез:
А. Нәкъ шулай.
Б. Вакыт-вакыт.
В. Һәрвакыт икеләнәсез.

5. Теләсә кайсы вакытта дусларыгыз белән проблемаларыгызны уртаклаша, алардан ярдәм сорый аласыз:
А. Әлбәттә.
Б. Гел түгел.
В. Һәрвакыт үзегезгә генә таянасыз.

6. Бары үз вакытыгыз белән генә исәпләшәсез. Кайчан, нәрсә эшләргә, кем белән очрашырга — үзегез генә хәл итәсез:
А. Күпчелек очракта.
Б. Вакытына карап.
В. Башкаларга бәйле сез — кемдер каядыр чакыра икән — юк, дип әйтә алмыйсыз.

7. Үзегезнең җитешмәгән якларыгызны яхшы беләсез һәм яшерә аласыз:
А. Нәкъ шулай.
Б. Һәрвакыт  барып чыкмый.
В. Гомумән берни яшерә белмисез.

8. Сез үз-үзегезгә нык ышанган кеше, күп мәсьәләләрне хәл итә алырыгызны аңлыйсыз:
А. Әлбәттә.
Б. Төрле чак була.
В. Бу сыйфат сезгә бөтенләй хас түгел, ә кешенең сәләте бармы, юкмы — анысын башкалар бәяләргә тиеш.

9. Тәнкыйтьне тыныч кабул итәсез:
А. Һәрвакыт.
Б. Авыр булса да, тырышасыз.
В. Бөтенләй тәнкыйть күтәрмисез.

10. Тышкы кыяфәтегез сезне  канәгатьләндерә:
А. Тулысынча.
Б. Вакыт-вакыт.
В. Бөтенләй канәгатьләндерми.

11. Кеше күп җыелган урында — төрле кабул итүләр, премьералар, тәкъдир итүләрдә үзегезне иркен тотасыз:
А. Әлбәттә.
Б. Вакытына карап — ул күп нәрсәдән тора.
В. Мондый җирдән тизрәк китү ягын карыйсыз.

Нәтиҗә:

Җавапларда “А” күбрәк булса:
Сез үз-үзегезгә гаять ышанган кеше. Тик бу әле сез беркайчан да кәефсезлеккә бирелмисез яки кешеләрдән күңелегез кайткан чаклар булмый, дигән сүз түгел. Бары, мондый хәл килеп туса, сез аннан җиңел генә чыга беләсез.


Җавапларда күбрәк “Б” булса:
Еш кына үз-үзегезгә ышанып җитмисез. Шуңа күрә башкаларга бәйле сез, дусларыгыз, туганнарыгызның рухи ярдәменә мохтаҗ. Безнең киңәш: күбрәк үз көчегезгә, сәләтегезгә таяныгыз. Сез барысын да булдырасыз, бары ышанырга гына кирәк.

Җавапларда күбрәк “В” булса:
Сез үзегез турында бик түбән фикердә. Уңышсызлыкларыгызда казынудан туктагыз, яхшы якларыгызны, моңа кадәр аңламаган сәләтегезне табыгыз. Башкалардан шәбрәк итеп эшли ала торган эшләрегезне исегезгә төшерегез. Кешеләргә ярдәм итегез — аларның рәхмәтләре, мактаулары үз-үзегезне яңачарак бәяләргә мөмкинлек бирер. Күбрәк үзегезне аңлый һәм хуплый торган кешеләр белән аралашырга тырышыгыз. Идеаль кешеләр юк, шулай бит?

чыганак: "Сөембикә" журналы

фото: http://pixabay.com/ru/editors_choice/?media_type=photo&pagi=12

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев