Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга апрельнең беренче атнасына Йолдызнамә

1 —7 апрель

КУЧКАР (21.03-20.04)лар шәхси тормышыгызны бөтенләй үзгәртә аласыз. Барысы да сезнең теләк һәм кәефкә бәйле. Карьера үсеше мөмкинлеге бар. Җитди мәсьәләләрне чишәргә туры килер. Ремонт, документ эшләре белән мәшгуль булырсыз.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар яраткан кешегезне үзгәртергә тырышмагыз, үз фикереңне көчләп тагуның беркемгә дә файдасы юк. Отпуск өчен уңышлы чор. Эш алыштыручыларга уңыш елмаер. Руль артында сак булыгыз.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр тормыштан артта калып барасыз кебек.Үз өстеңдә эшләүдән туктамаска кирәк, белемне күтәрергә беркайчан да соң түгел. Мөһим очрашу көтә. Үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап, киләчәк язмышыгыз хәл ителер. Авызыгызны чамалап ачыгыз.


КЫСЛА (22.06-22.07)лар гаиләдә авыррак чак, тәнкыйтьне җиңелрәк кабул итәргә өйрәнегез. Өй, гаилә проблемалары беренче планга чыгар.  Якыннарыгыз белән күбрәк аралашыгыз. Эштә үсеш көтелә. Юк-барга акча туздырмагыз, алда зур чыгымнар көтелә.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар киләсе атна юлга чыгучылар өчен уңышлы булачак. Командировкалардан да баш тартмаска кирәк. Гаиләдә мәхәббәт, гармония, тынычлык урнашыр. Дәртегез ташып торыр. Гаилә учагын сүндермәү үзегездән тора. Бәхетегездән көнләшеп, аяк чалучылар булмый тормас. Кеше сүзенә колак салмаска тырышыгыз.  Ялгызлар пары булырдай кешене очрата ала. 


КЫЗ (23.08-22.09)лар мөнәсәбәтләр катлауланса, ялгыз калып карагыз. Шул чакта гына аның үзеңә якын икәнен аңлап була. Иң зур теләгегез кабул булыр. Эштән ял алыгыз, диңгезгә барыгыз. Акча белән эшләрне читкә куеп торыгыз.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр яраткан кешегез белән тыныч яшисегез килсә, юл куя белергә кирәк. Конфликттан саклану өчен сабыррак булырга киңәш ителә. Әлегә яңа танышлар табар, очрашуларга йөрер чак түгел. Элеккеге таныш-белешләрне дә кире какмагыз, кирәге чыгулары бар.


ЧАЯН (24.10-22.11)нар эш күп, өйдәгеләргә вакыт бик калмый. Хезмәттәшегезнең авырып китүе тагын да зуррак җаваплылык өсти.Тынычланыгыз, тиздән барысы да җайлана. Кунаклар көтелә. Сатып алу, кредит рәсмиләштерү өчен уңышлы атна. Яңа проектларга алынсагыз була.


УКЧЫ (23.11-21.12)лар  күптәнге хыялларыгызның чынга ашу мөмкинлеге арта. Күңелегезгә якын кешеләрнең янәшәдә булуы көч өсти. Эштә тагын да зуррак үрләр яулау мөмкинлеге килеп чыгачак. Нерв киеренкелеген бетерү өчен спорт белән шөгыльләнү файдалы булачак. Косметика сатып алу, имидж үзгәртү өчен яхшы вакыт.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр тормышта берничә киртәне узарга туры килә. Проблемалар күп булса да, аларның барысын да җиңеп чыгарга көчегез җитәчәк. Эштә хезмәттәшләр һәм җитәкче белән бәхәс туарга мөмкин. Үзегезне кулга алыгыз. Туклану режимына игътибарлырак булыгыз.


СУКОЯР (19.01-18.02)лар көчегез ташып тора. Ялгыз калмаска тырышыгыз, киресенчә, сезгә хәзер кешеләр белән күбрәк аралашырга кирәк. Салкын тидерү куркынычы бар, җылырак киенеп йөрегез. Язмыш сынап карар. Сөйгәнегез үзен тискәре яктан күрсәтер. Нәтиҗәләр белән ашыкмагыз. Бәхәсләшмәгез.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар шәхси тормышта тәртип урнаштырырга вакыт җитте. Өстәмә керем чыганагы табыла, ялкауланмаска гына кирәк. Эштә яңа үрләр яулау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, файдаланып калыгыз. Ләкин барына да өлгерергә тырышмагыз. Иң яхшысы: бер эшне җиренә җиткереп эшләү. Якшәмбе дусларыгыз белән табигатькә чыгарга мөмкин.
 

фото:пиксабай.ком

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев