Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга бу атнага йолдызнамә

8 июньнән 14 июньгә кадәр йолдызлар сезгә нәрсә вәгьдә итә икән? Бергәләп укыйк.

КУЧКАР (21.03-20.04)лар кызулыгыгыз, тиешенчә уйлап бетермәвегез аркасында гаиләгездә тавыш чыгуы бар. Хезмәттәшләрегез белән аралашканда бер сер калкып чыгар.

 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар үзегезгә хас булмаганча, өстән-өстән генә генә уйлый башларсыз. Килеп туган хәлләрнең асылына төшенергә иренәчәксез. Башка вакытта болай эшләүнең файдасы да булыр иде.

 

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр эчегезне пошырып килгән проблемалардан , ниһаять, котылырсыз. Тик барыбер нәтиҗәсеннән әллә ни канәгать калмассыз. Йоклар алдыннан планнаштырып куйган бар эшләрегезне дә икенче көнне башкарып чыга алсагыз, көнегез бушка узмас.

КЫСЛА(22.06-22.07) лар эшчәнлекнең яңа төре үзегезне кызыктыра башлар. Шулай икән, кыю төстә шуңа таба борылыгыз. Моның өчен бик тә уңайлы вакыт. Мөһим очрашу көтә. Үзегезне ничек күрсәтүегезгә карап, киләчәк язмышыгыз хәл ителер. Авызыгызны чамалап ачыгыз.

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар әзер сез - юллар чатында. Кайсыннан китәргә белми аптырарсыз. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз - ул хаталанырга ирек бирмәс.

КЫЗ (23.08-22.09)лар барысын да язмышыгыз кулына тапшырып, агым буенча тыныч кына "йөзү"дән дә яхшысы юк. Кесәгезне калынайту өчен бик шәп форсат та чыгачак. Бу йолдыз астында туган кешеләрне киләсе атнада зур сынау көтә. Ир-атларга «кыз» түгеллекләрен, ә кызларга «кыз» икәнлекләрен исбатларга туры киләчәк.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр бу атнада эшегездә хыялыгызда йөрткән мөмкинлекләр ачылуы ихтимал. Әмма горурлыгыгызны күрсәтмәгез - кайвакыт юашлыкның да файда китерүен онытмагыз. Атна ахырында кызыклы бер очрашу көтегез.

 

ЧАЯН (24.10-22.11)нар тормышыгызның матди ягын кайгыртып, чәчләрегезне агартуның файдасы булмый калмас. Шунлыктан, анык карарга килеп, акчалы бер эшкә дә тотыначаксыз. Киләчәк көнне елмаеп каршы алыгыз! Өметсезлекә бирелмәгез! Боерык сүзләргә ышансагыз, гомерегез бик тиз җайланып китәчәк.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар бу атнада иң әйбәте - берни дә эшләмәү (тормышыгызга ниндидер йогынты ясау мәгънәсендә). Ник дигәндә, эчке канәгатьсезлектән гайре башкасына ирешмәячәксез.  Теләгән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен иң әйбәт вакыт. Икеләнүегезне өч тиенлек фаразлар укып кына бетерә алмассыз. Курыкмыйча тотынсагыз, нәтиҗәсе үзегезне шаккаттырыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр сезгә хәзер теге яки бу карарга килергә дә, нәрсәләрнедер расларга да кирәкми. Шулай икән, артыгын бетеренмичә генә эшләп, булганына шөкер итегез. Иң зур теләгегез кабул булыр. Эштән ял алыгыз,диңгезгә барыгыз. Акча белән эшләрне читкә куеп торыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар теге яки бу эштә белгеч булмасагыз, үзегез генә нәрсәнедер хәл итмәгез. Юкса кесәгезнең такыраеп калуына китерердәй хата җибәрәчәгегезне белеп торыгыз.


 

БАЛЫК (19.02-20.03)лар  хисле кеше булуыгызга карамастан, үзегездә кинәт кенә байлыкка омтылыш сизә башларсыз. Теләгәнегезгә ирешү өчен мөмкинлек тә чыгачак.

 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев