Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар ниләр вәгъдә итә?

24 — 30 cентябрь

КУЧКАР (21.03-20.04)ларның сүзе үтмәгән җир юк бугай. Корпоратив сәяхәткә чыгу өчен уңышлы атна. Бик авыр тоелган сораулар да сезгә җиңел бирелер. Хезмәттәшләрегез белән бергәләп алынсагыз, хәтта тауны да күчерә алырсыз. Ялларны исә шул ук состав белән ресторан яисә кафеда тере музыка тыңлап үткәрү яяхшырак.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)ларга бу атнада йолдызлар ерак юл вәгъдә итә. Куркып калырга кирәкми, сәяхәт сезнең файдага булачак. Уңышлы, отышлы һәм табышлы еллык контрактлар һәркемгә дә тәтеми.  Ял көннәрендә эшне онытып торырга туры килер. Кунакка чакырулары ихтимал. Бармый калу бик үк әйбәт булмас. 


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә куелган максатка ирешү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә кирәк булачак. Дусларыгызның кәеф-сафа коруына карап алданмагыз, үзегезгә ялкауланырга ирек бирмәгез. Интуициягә таянып эш итү күпкә ышанычлырак һәм отышлырак. Шимбә һәм якшәмбе иң уңышлы көн булыр.  


КЫСЛА (22.06-22.07)ларны романтик очрашулар көтә. Берсе артыннан икенчесе, башыгыз әйләнмәсен. Тик тормыш ярын алай гына сайлап булырмы. Җитди мөнәсәбәтләр өчен бер-береңә ышаныч та кирәк. Диеталар тотмаска киңәш ителә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Исерткеч эчемлекләр белән мавыкмагыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарны бар нәрсә дә чыгырыннан чыгара. Начар һава торышы, яңгылыш түгелгән каһвә, аякны таптап узган җәяүле һәм башкалар. Мондый тормыш ваклыгына игътибар итсәгез, тиздән нерв киеренкелеге белән хастаханәгә эләгүегез бар. Иң әйбәт көн – җомга, иң авыр көн - сишәмбе. 


КЫЗ (23.08-22.09)лар бу атнада күчемсез милек, йорт сату эше белән мәшгуль булыр. Кәгазь эшенә күчкәнче иң элек барлык нечкәлекләрен тикшереп бетерегез. Атна ахырында организмны чистарту һәм яшәртү процедураларына бару әйбәт булыр. Бар эшне төгәлләү өчен шимбә иң яхшысы. Тырышлык нәтиҗәсез булмас. 


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр башкалар эшенә хуҗа булып, майлы урынны сайларга ярата. Кеше уңышы белән ясалган карьера үзеңнең тырышлыкка барыбер җитми. Килер бер көн: адәм көлкесенә калырсыз. Шул хакта уйларга киңәш итә йолдызлар. Күп аралашырга, тәҗрибә тупларга тырышыгыз. Ялларны гаилә белән үткәрү отышлырак.


ЧАЯН (24.10-22.11)нарның һәр көне кабатланучан калейдоскоп кебек. Бик күп мөһим очрашулар, карарлар. Кайсы яктан тотынырга, кайсына өлгерергә. Эш күплегеннән башыгыз әйләнә ахырысы. Ни генә булмасын, курыкмагыз, үзегезне кулда тотыгыз. Барын да җиңеп чыгарсыз. Ә тырышлыкны җитәкчегез югары бәяләр, премия бирер.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга барлык курку-каушауларны бетереп, эшкә тотынырга киңәш ителә. Эшли алмау түгел, бары гадәти ялкаулыктан интегәсез. Аңа өстәп хроник арыганлык барлыкка килгән. Витаминнар эчеп, яшелчәләр ашап, сәламәт яшәү рәвеше алып бара башласагыз барына да өлгерә алырсыз. Чәршәмбе – иң яхшы көн.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә аралашу җитми. Файдалымы, юкмы әмма социаль даирәдә аралашуга сусаганлык үзен сиздерә. Якыннарыгзга мөрәҗәгать итеп карагыз әле. Бер күрешү бер гомер дип юкка әйтмиләр бит. Күңел бушатуда аларга таяна аласыз. Ялларны берьялгызы калып, уйланырга ял итәргә киңәш итә йолдызлар.
СУКОЯР (19.01-18.02)ларга сөйгәннәренә карата игътибарлы булырга киңәш ителә. Якыннарыгызга идеяләрне көчләп тагарга түгел, киресенчә аларныкы белән дә исәпләшә белергә кирәк. Ирне ир иткән дә чир иткән дә хатын дигәнне истән чыгармагыз. Яңадан яңа үрләр яуларга илһамландырып торыгыз. Гармония урнаштырырга омтылыгыз.


БАЛЫК (19.02-20.03)ларга ялгыш адым ясаудан курыкмаска кирәк. Әбер ялгыш тормышны бозмас. Тормыш агымына яшәгәнче ялгышсаң да агымга каршы барырга өйрәнү комачау итми. Ялларга зур эшләр планлаштырмагыз. Иң әйбәте ял көннәрен үзегезгә багышлау: гимнастика, җиңелчә диета, йога, медитация, бассейнда күнегүләр ясау. 


Магнитлы көннәр 
26 сентябрь 8.00-12.00

фото://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев