Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа эш атнасына йолдызлар нинди фараз кыла

Йолдызнамә (01.07- 07.07)  

КУЧКАР (21.03-20.04)лар әллә ниләр вәгъдә итә бу атна. Суынган мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү мөмкинлеге тора. Планеталарның тезелеше тәвәккәллеккә этәрә. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор. Ялгызлар күптәнге танышларына игътибарлырак булырга тиеш. 

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак булыгыз. Импульсивлык сезгә зыянлы. Гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыкса, бер-берегездән ял итеп карагыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашыгыз мөмкинлекләрегезне барларга булышачак. Алдыгызда – яңа офыклар ачыла, файдаланып калыгыз. Якыннарыгыз белән очрашыгыз, күбрәк аралашырга тырышыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07) лар атнаның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт.  Сезгә үзгәрергә вакыт. Яңа эшкә керешәсез икән, уңышлы тәмамланачак. Сизгерлегегез искиткеч: чынны ялганнан шундук аерырсыз. Активрак булыгыз, бөтенесе дә үзегезнең кулыгызда. 

АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә. Финанс, торак мәсьәләләре кәефегезне төшерә. Үзегезне тыныч тотыгыз, чөнки акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна.  Ялларны дусларыгыз белән үткәрергә кирәк. 

 КЫЗ (23.08-22.09)лар илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. Кешеләр белән аралашканда үзегезне иркенрәк тотыгыз. 

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр моңарчы бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Эштә абруегыз зур. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим. Матди хәлнең яхшыру мөмкинлеге бар. 

ЧАЯН (24.10-22.11)нар яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора. Сезгә чынлыкта ни теләвегезне генә ачыкларга кирәк. Тормышыгыз күңелле, алда шатлыклы вакыйгалар, көтелмәгән хәлләр була.

УКЧЫ (23.11-21.12)лар  бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз. Бу атнада башлаган эш уңышлы килеп чыгар. 
 
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә. Спорт белән шөгыльләнергә, сәламәтлекне ныгытырга вакыт табарга кирәк.

СУКОЯР (19.01-18.02) лар тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә, гаилә дә, керемнәрдә дә... Аралашучанлыгыгыз, кешеләргә дустанә мөнәсәбәтегез – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер. Үз көчеңә ышану да уңышка этәргеч була. 

БАЛЫК (19.02-20.03)лар  тыныч чор көтелә. Алай да күбрәк эш белән узар ул. Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин. 
 

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев