Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Мактаулы гражданины, ветеран Василий Кузьмичевны юбилее белән тәбрикләделәр

Дүшәмбе көнне атналык планеркада Лениногорск районының Мактаулы гражданины Василий Кузьмичевны 85 яше белән котладылар.

Юбилярның стажы 50 елдан артык. Ул агроном булып эшләгән. Заманында Подлесный хуҗалыгы белән җитәкчелек иткән. 1980 елдан Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсендә җитәкче була. 1985 елның гыйнварыннан 1991 елга кадәр КПСС горкомы аппаратында эшли.

1992- 2001 елларда Лениногорск шәһәр һәм район администрациясе аппараты җитәкчесе булып эшли. Аннан администрация башлыгы ярдәмчесе итеп күчә.

Лаеклы ялга 2007 елда китә. Ләкин һәрвакыт халык белән аралашып, шәһәр һәм район хәлләре белән кызыксынып яши.

Бүгенге көндә яшьләр өчен остаз да булып тора. "Василий Петрович кайда гына эшләмәсен, үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Ул оста җитәкче, оештыручы. Шәһәр һәм район өчен күп эшләде", - диде район башылыгы Рәгать Хөсәенов аны котлап.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2011161.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев