Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның балалар хастаханәсендә капиталь ремонт эшләре бара

Балалар хастаханәсе - капиталь ремонтланучы мөһим объектларның берсе. 1978 елда төзелгән әлеге объектның моңа кадәр үз гомерендә бер тапкыр да ремонт күргәне булмаган. Балалары белән дәваланучылар белә инде: анда шартлар бөтенләй диярлек юк иде. Ремонттан соң хастаханә танымаслык булып үзгәрәчәк. Тышкы кыяфәтенең бөтенләй башка төс алуын инде хәзер үк күреп...

Балалар хастаханәсе - капиталь ремонтланучы мөһим объектларның берсе. 1978 елда төзелгән әлеге объектның моңа кадәр үз гомерендә бер тапкыр да ремонт күргәне булмаган. Балалары белән дәваланучылар белә инде: анда шартлар бөтенләй диярлек юк иде.


Ремонттан соң хастаханә танымаслык булып үзгәрәчәк. Тышкы кыяфәтенең бөтенләй башка төс алуын инде хәзер үк күреп була. Элеккеге коңгырт төскә буялган фасады хәзер ачык төстәге плитәләргә алышынган. Капиталь ремонт белән шөгыльләнүче "Максат" һәм "Омега" җәмгыятьләре юбилейга кадәр эшне тәмамлау өчен ялларда да эшли. Бер өлешендә администрация, реанимация, интенсив терапия бүлекләре, кабул итү өлеше урын алачак.
Икенчесендә процедура бүлмәләре, палаталар урнаштырыла. Палаталар яңа стандартларга туры китерелеп үзгәртелә, ремонтлана, һәрберсендә санитар челтәр, душ та булачак. Аның тышкы ягы гына түгел, эчке ягы да балаларча ачык, якты төсләр белән буяла, уен бүлмәсе дә җиһазландырылачак.
Әйтергә кирәк, әлеге социаль объектлар республика бюджеты һәм «Татнефть» җәмгыяте финанславы бәрабәренә төзелә, ремонтлана.
Ләйсән Шәрәфетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт