Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Кирлегәч авылы урамнарына таш җәелгән

Кирлегәч авылында яшәүче Мәдинә апа Мокыймова редакциягә шалтыратып, шатлыклары белән уртаклашты. - Авылыбыз урамнарына таш салдырып, йөрерлек ясаганнары өчен авыл янәшәсендә урнашкан "Таш карьеры" җитәкчесе Марсель Хәйруллинга, "Татойлгаз" җәмгыяте җитәкчесе Роберт Фәттаховка кирлегәчлеләр бик рәхмәтле, - диде ул. Авыл халкының "башын авырттырган" өч проблеманың (су, ут һәм юл) берсе инде...

Кирлегәч авылында яшәүче Мәдинә апа Мокыймова редакциягә шалтыратып, шатлыклары белән уртаклашты.
- Авылыбыз урамнарына таш салдырып, йөрерлек ясаганнары өчен авыл янәшәсендә урнашкан "Таш карьеры" җитәкчесе Марсель Хәйруллинга, "Татойлгаз" җәмгыяте җитәкчесе Роберт Фәттаховка кирлегәчлеләр бик рәхмәтле, - диде ул.
Авыл халкының "башын авырттырган" өч проблеманың (су, ут һәм юл) берсе инде ул юл. Шуңа да бу мәсьәлә бик актуаль. Урамнарга өлешчә генә булса да таш җәергә ярдәм итә алмассызмы, дип әлеге җитәкчеләргә авыл җирлеге башлыгы Халисә Фазылова мөрәҗәгать иткән булган. Алар озакка сузмаган. "Таш карьеры"ннан "КамАЗ"лар 5 көн дәвамында таш ташыган, "Татойлгаз" җәмгыяте тракторы тигезләп торган.
Шулай итеп, Тукай, Кустар, Заречная, Ленин урамнарының бик начар урыннарына таш салынган. Бу эш яз көне дәвам итәчәк, ди авыл җирлеге башлыгы. Димәк, киләсе елда урамнарга тулысынча таш җәелеп, яңгыр, пычрактан курку үткән заманда калыр, дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кирлегђч