Реклама
20, 21, 22 һәм 23 июль көннәрендә Лениногорскиның радиотелеүзәгендә график буенча, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәреләчәк. Шул сәбәпле, җиһазлары телеүзәктә урнаштырылган телерадиокомпанияләрнең программалары сәгать 9.15тән 17.00гә кадәр күрсәтмәячәк. Бу турыда "Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре" предприятиесе хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз