Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның салым түләмәүчеләре комиссия утырышына чакырылды

Шәһәр прокуратурасында республиканың берләштерелгән бюджетына булган салым бурычларын хәл итү буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булды. Бирегә быелның 1 июленә салым буенча бурычлары булган юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Крюков, Федераль салым хезмәтенең республика буенча 17нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гүзәл Карманова һәм финанс-бюджет...

Шәһәр прокуратурасында республиканың берләштерелгән бюджетына булган салым бурычларын хәл итү буенча ведомствоара комиссиясенең утырышы булды.

Бирегә быелның 1 июленә салым буенча бурычлары булган юридик һәм физик затлар, шәхси эшмәкәрләр чакырылды. Шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Крюков, Федераль салым хезмәтенең республика буенча 17нче районара инспекциясе начальнигы урынбасары Гүзәл Карманова һәм финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин утырышка чакырылганнардан салым түләмәүләренең сәбәпләрен аңлатуны сорадылар. Сөйләшү барышында кайбер шәхси эшмәкәрләрнең бернинди эш алып бармаулары аңлашылды, әмма кирәкле органнарга бу хакта хәбәр итмәүләре сәбәпле барыбер салым бурычларын түләргә тиешлеге аңлатылды. Бурычлыларның һәрберсе түләүне вәгъдә итеп ышаныч хаты язды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев