Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Лениногорскнефть" идарәсе хезмәткәрләре 300 данәдән артык шиналар җыйды

Узган шимбәдә “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре йөк машиналарының шиналарын җыйды, 300 данәдән артык иде.

“Татнефть” компаниясе булышлыгында узучы “Шина-2021” экологик акциясе кысаларында зур трамплин территориясеннән 6 йөк машинасы иске резиналарны чыгарды, аларның гомуми авырлыгы 11 тоннага якын иде.

Шәһәрнең урман паркы территориясендә коткару операциясе эшләде – территорияне масштаблы җыештыру узды. Нәтиҗәдә, санкцияләнмәгән зур чүплек юк ителде. Предприятие хезмәткәрләре һәм идарәнең яшьләре берничә сәгать дәвамында территорияне автомобиль покрышкаларыннан чистарттылар. Әлеге шиналар моннан 30 ел элек барлыкка килгән булган. Хәер, ул вакытта алар монда очраклы гына килеп эләкмәгән. Лениногорскида зур трамплин 1975 елда төзелә. Тора-бара 75 метрлы трамплинның  грунты ишелә башлый. Иске шиналар белән грунтны ныгытканнар.

-    Еллар узу белән шиналарның кирәге калмады, ләкин алар монда гел булды, алар янына яңаларын да китереп ташлаганнар, - дип сөйли “Олимпия резервы” спорт мәктәбе тренеры Николай Щербаков. – Шиналар экологиягә зур зыян китерә, - ди.

Автомобиль шиналары III-IV класслы куркыныч калдыклар булып санала. Җылытканда алар зарарлы матдәләр, авыр металл һәм канцерогеннар бүлеп чыгара, алар үз чиратында һавага һәм туфракка, грунт суларына үтеп керә, әйләнә-тирә мохитне агулый.

Шиналарны эшкәртү, ә киләчәктә аларны икенчел куллану бөтен нефть төбәге өчен  экологик һәм икътисади файда китерә.

Лениногорскида иске шиналарны җыю буенча экологик акциянең инициаторлары – “Лениногорскнефть” идарәсе ЦПО хезмәткәрләре.
-    Безнең максат – Татарстанның көньяк-көнчыгышын экологик яктан чиста төбәк итү, - дип сөйли экологик акциядә катнашучы, “Татнефть”нең технологик үсеш үзәге директоры урынбасары Михаил Швецов. -  Производство хезмәт күрсәтү цехы (ЦПО) хезмәткәрләре безгә трамплин территориясен шиналардан читсарту тәкъдиме белән чыкты. “Татнефть” идарә хезмәткәрләренең инициативасын хуплады. Транспорт бүлеп бирелде. Шиналарны ЦПО участогына илтәчәкләр, анда эшкәртеләчәк. Эшкәртүдән соң булган материал куллану өчен бик тә кирәкле, әйтик, бер эшкшртелгән шинадан спорт мәйданчыгы өчен 1 кв.метр өслек ясап була.

Шиналар алынды, урман паркы территориясе экологик акциядән соң чистарды, табигать сулыш алып җибәрде. Компаниянең башка бүлекчәләре дә, Лениногорск нефтьчеләре кебек, иске шиналар белән көрәшкә актив кушылыр.

Наталья Звонарёва

Сергей Трусов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев