Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның өлкән яшьтәгеләре арасында шахмат ярышы булды

Бөтенроссия шахмат бәйгесенең муниципаль туры Лениногорскида да булды.

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында шахмат бәйгесендә  60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган хатын-кызлар катнашты. Шахмат турниры 26нчы февральдә шахмат мәктәбендә узды.

Бу бәйгедә теләге булган, яше буенча туры килгән һәркем катнаша ала иде. Шахмат бәйгесен Россия пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлеге оештырды. Зирәклек, тапкырлык, алдан күрә белү сәләтенә турыдан-туры бәйле булган әлеге уеннарның җиңүчеләре ачыкланды.

Беренче урында Александр Трошихин һәм Ольга Вахтерова, икенче урынны Ринат Вәлиев һәм Клариса Солтанова яулады, ә өченче урында Валерий Родин Һәм Раиса Чеховская. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X