Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәт районында яшәүче 77 яшьлек әби поликлиникадан өенә кайтканда юкка чыккан

Ул урман юлыннан Кама-Елга авылына таба юл тоткан, әмма өенә кайтып җитә алмаган.

Әлмәт районында яшәүче 77 яшьлек әби поликлиникадан өенә кайтканда юкка чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Җомга көнне, 27 июльдә, Кама-Елга авылында яшәүче 77 яшьлек әбине Әлмәт районындагы Түбән Мактама бистәсенә алып киткәннәр. Ул биредә көндезге берләр тирәсендә поликлиникада булган, аннары «Мактама» сәүдә үзәгенә юл тоткан, шуннан соң танышлары аны Кама-Исмәгыйль авылына илтеп куйган.

Шуннан әби урман юлыннан үз авылына таба юл тоткан, әмма өенә кайтып җитә алмаган.

Урынга килгән коткаручылар карчыкны эзләргә керешкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 254 мең квадрат метр мәйданны айкап чыкса да, әбине таба алмаган. Бүген эзләү эшләре дәвам итәчәк. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/30/168748/

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев