Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әлмәттә балалар хирургиясе бүлеге ачылган

Моңа кадәр ата-аналар балаларын күрше Лениногорск шәһәре хастаханәсенә йөртә иде. Хәзер исә Әлмәттә балаларны Казан хирурглары кабул итә торган булачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты. Балалар хирургиясе бүлеге Әлмәттәге "Татнефть" медсанчасте базасында ачылды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм, әлбәттә, "Татнефть" компаниясе күрсәткән ярдәм белән медсанчасть бүген Татарстанда әйдәп баручы...

Моңа кадәр ата-аналар балаларын күрше Лениногорск шәһәре хастаханәсенә йөртә иде. Хәзер исә Әлмәттә балаларны Казан хирурглары кабул итә торган булачак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.


Балалар хирургиясе бүлеге Әлмәттәге "Татнефть" медсанчасте базасында ачылды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм, әлбәттә, "Татнефть" компаниясе күрсәткән ярдәм белән медсанчасть бүген Татарстанда әйдәп баручы клиникаларның берсе. Хәзер биредә 1 февральдән Казандагы Республика балалар клиник хастаханәсеннән килгән ике табиб-хирург - Марат Насыйбуллин белән Павел Климашов та эшли башлаячак. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аларга тулысынча җиһазланган фатирлардан ачкычлар тапшырды. Әйтергә кирәк, җитәкчелек медсанчастьтә эшләүче һәр табибның торак-яшәү мәсьәләсен хәл итә.

Балалар хирургиясе бүлеге дә заманча җиһазландырылган, бүлеккә өч палата, 10 хирургия койкасы бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә Әлмәт районында 43 меңгә якын бала яши, аларның 7200е - авыл җирлегендә.
Чыганак: http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined