Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Машинаны газ ягулыгына күчергән өчен субсидия бирәчәкләр

Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак....

Татарстанда 1 марттан машинасын газ ягулыгына күчергән кешеләр әлеге хезмәт өчен түләүнең 30 процентын кире кайтара алачак. Татарстан хакимияте быел машинасын газ ягулыгына күчергән юридик, физик затларга, оешмаларга әлеге хезмәтне компенсацияләү турында тәкъдим кабул итте. Татарстан министрлар кабинеты карары белән 1 марттан машинаны газ ягулыгына күчерү өлкәсендә субсидия бирелә башлаячак.

Әлеге адым һаваның экологик чисталыгын саклау максатында эшләнә. Карар нигезендә машинаның төренә карап чыгымнарны компенсацияләчәкләр. Әйтик, 3,5 тоннага кадәр, 9 урынлы автомобиле булганнарга 30 процент субсидия каралган, шулай да кайтарылган акча суммасы 27 меңнән артмаячак. ди. Автобусларны газ ягулыгына күчергән өчен дәүләт 20 процент чыгымны субсидияләргә әзер. Иң күбе 74 мең сумны кире кайтарачак. Субсидия акчасын алу өчен «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»нә гариза тапшырырга кирәк. Автомобильчеләр әйтүенчә, табигатьтәге газның гадәттә ике төре генә машинага урнаштырыла. Пропан-бутан һәм метан. Бүген җиңел машиналарны газ ягулыгына күчерү, маркасына бәйле рәвештә 20-40 мең сумга төшә. Аның каравы, газ ягулыгы куллану бензинга караганда 30 процентка арзангаракка чыга. Юлда еш йөргән шофер өчен машинасын газга күчерү үз үзен ике ел дигәндә аклый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X