Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Матурлык салоныннан 4 каш белән кайтып киткән [+ФОТО]

FOX4 News мәгълүмат порталы хәбәр итүенчә, бер ханым, матурлык салонына баргач, аннан 4 каш белән кайтып китә. Джэми Ледбеттерның яшьтән үк кашлары аксыл төстә була. Узган елның ноябрендә 42 яшьлек америкалы ханымга кызлары 250 долларлык купон бүләк итә.

Әмма, кызганычка каршы косметолог эшен тиешенчә башкармаган булып чыга. Нәтиҗәдә Ледбеттерның йөзендә  табигать яратканча 2 түгел, ә 4 (!) каш хасил була.   

 Ханым косметолог хатасын макияж белән яшерергә тели, ләкин барлык тырышулар юкка була. «Моны дошманыма да теләмәс идем. Бу хәл минем үзбәямне тулысынча юкка чыгарды, - дип сөйли Д.Ледбеттер. – Мин нишләргә дә белмәдем. Ул вакытта  бер егет белән очрашып йөри идем, бу вакыйгадан соң ул мине ташлады».  

 Әле исә косметолог корбаны булган Джэми тире тергезү буенча махсус курс үтә, якынча исәпләүләр буенча, аның бәясе -  1000 доллар (64,4 мең сум). Каш төзәтәм дип күз чыгарган салон хезмәткәре күп тә үтми косметолог карьерасын ташлаган.    

 

Автор: Ә.Шакирҗанова

http://sahne.ru/kheberler/11136.html

Фото: fox4kc.com порталындагы видеодан кадр,

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X