Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

МАЙСЫЗ "ФРИ" БӘРӘҢГЕСЕ

Тиз генə өлгерə торган, тəмле дə булырлык үзгə бер ризык ашыйсы килеп китə кайчак. Менə шундыйлар рəтенə майсыз гына кыздырылган кетердəвекле хуш исле бəрəңге дə керə. Бик тиз өлгерə ул. Сез дə пешереп карагыз. Искитмəле булачак! (Сөембикә журналы сайты)

Кирəк:
* 6 данə бəрəңге;
* 2 йомырканың агы;
* тəменчə тоз;
* яшел аш тəмлəткеч үлəннəр.
 
Эш барышы:
1. Бəрəңгене кабыклы килеш бик əйбəтлəп щетка белəн юабыз. Суы саркып бетəргə тиеш. Озынча кисəклəргə турыйбыз.


2. Йомырканың агын тоз белəн бергə күбеклəнгəнче күпертəбез. Əзер бəрəңгелəрне шул йомырка агында чылатып алабыз.


3. «Антипригарный коврик»ны противеньга җəеп, бəрəңгене шунда таратып җəябез. 20 минут чамасы 230 градуска кадəр кызган духовкада алсу төскə кергəнче кыздырабыз.


Əзер бəрəңгене тирəн тəлинкəгə салып, өстенə туралган яшел аш тəмлəткеч үлəннəр сибəбез. Табынга кайнар килеш сөт белəн чыгарабыз.
Тəмле булсын!

Автор: Марина Дмитриева

Чыганак:http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe/?id=7651

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев