Заман сулышы

Милиционер авылдашым

Халыкта милициягә, милиция хезмәткәрләренә (хәзер полиция) нинди генә караш булмасын, без барыбыз да тормышыбызга, милкебезгә куркыныч янаса, гаделсезлек эшләнсә, иң беренче чиратта, шушы органнарга мөрәҗәгать итеп яклау табабыз. Бу органнарның умыртка баганасын үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләүче, намуслы, профессионал кешеләр тәшкил итә. Авылдашларымның күбесе бу өлкәдә эшләп караган. Ләкин...

Халыкта милициягә, милиция хезмәткәрләренә (хәзер полиция) нинди генә караш булмасын, без барыбыз да тормышыбызга, милкебезгә куркыныч янаса, гаделсезлек эшләнсә, иң беренче чиратта, шушы органнарга мөрәҗәгать итеп яклау табабыз. Бу органнарның умыртка баганасын үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләүче, намуслы, профессионал кешеләр тәшкил итә.


Авылдашларымның күбесе бу өлкәдә эшләп караган. Ләкин бармак белән генә санарлык ир-егетләр бу катлаулы һәм кайвакытта куркыныч эшкә үз гомерләренең иң матур чакларын багышладылар. Болар - Кәүсәр Сөләйманов (урыны оҗмахта булсын), Марат Зөлмиев, Рәфис Хәсәншин, Фәндәс Сөләйманов, Равил Фәрхетдинов, Илфак Хәлимов һәм Ренат Гыймадиев. Участок милиционерлары булып эшләгән Фәрит Гомәров та гаиләсе белән күчеп килеп, авылыбызны үз итеп төпләнеп калды.

Бүген языласы юлларым авылдашым милиция майоры Фәрһад Сәгъдиев турында.

Фәрһад яшь ярымлык чагында ук ялгыз яшәүче әбисе Гыйззелҗинан тәрбиясендә кала. Авылдашларым бу әбине туры сүзле, дөреслекне яратканы өчен Гаделҗинан әби дип йөртәләр иде. Озак та үтми Фәрһад янына бу әбинең сеңелесенең малае Нәфис килеп кушыла. Бер күзе сукыр әби, шырпы кабы кадәр йортта ике малайны тәрбияләп аякка бастыра. Фәрһад бүген дә: "Әгәр миндә ниндидер уңай сыйфатлар бар икән, болар барысы да әбием тәрбиясе "нәтиҗәсе", дип аны хөрмәтләп искә ала. Еллар үтә, Фәрһад җәй көннәрендә колхоз эшләрендә эшләп, мәктәпне тәмамлый.

Совет Армиясе сафларына чакырылып, Тын океан флотилиясендә су асты көймәсендә 3 ел матрос булып хезмәт итә. Авылга кайтып, механизатор булып эшли башлый, ләкин аның күңеле белемгә тартыла. Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумында укып чыгып, "Уңыш" колхозында агрохимик, ферма мөдире вазифаларын башкара.

Нәкъ шушы елларда ул авылыбызның чибәр, булдыклы һәм тырыш кызы Әлфиягә өйләнеп, әбисе нигезендә тормыш корып җибәрә. Озакламый аңа Лениногорск эчке эшләр бүлегендә эш тәкъдим итәләр.

Инициативалы, тырыш һәм намуслы бу егетне бик тиз күреп алалар. 2002 елда ул Россиянең шул чактагы Эчке эшләр министры Б.Грызлов исемле кул сәгате белән бүләкләнә.

2003 елда Чечня Республикасында тынычлыкны саклауга юнәлдерелгән хәрби операцияләрдә катнаша. Биредә ул үзе өчен генә түгел, ә иптәшләренең дә тормышы өчен җавап бирә торган командир вазифаларын башкара.

2008 елның мартында өлкән оперуполномоченный булып, майор дәрәҗәсендә пенсиягә чыга. Казанда оештырылган Эчке эшләр министрлыгының ветераннар советы әгъзасы булып сайлана.

Фәрһад I һәм II дәрәҗә "За отличную службу" медальләре, "За отличную службу в МВД РТ", "За службу России", "За службу на Кавказе", "Участник боевых действий на Северном Кавказе" һәм башка күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән.

Сәламәтлеге шактый гына какшаган булса да: "Өйдә ята алмыйм, миңа кеше арасында булырга кирәк", - дип шофер булып эшләп йөри.

Типсә тимер өзәрлек, өрлектәй егетләр армиягә бармас өчен кырык төрле сәбәп табып өйдә ятканда, аларның олы уллары Фаил, үзе теләп, Ерак Көнчыгышта бронетанк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтты. Уртанчы уллары - Наил шәһәребезнең нефть техникумын тәмамлап, мастер булып эшли. Кече уллары - Айнур Лениногорск педагогия колледжында укый.

Милиция исемен нинди генә исемгә алыштырсалар да, полицияме ул, жандармерияме - аның сафларында намуслы, үз эшләренә тугрылыклы ир-егетләр булганда гына халыкның ихтирамы, ышанычы акланачак.

Бәйрәмегез белән, милиционер авылдашларым!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: