Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Миңнеханов Татарстан укытучыларының осталыклары паспортын кертергә тәкъдим итте

ТР Президенты иң яхшы белем бирү практикаларын гомумиләштерү һәм тарату өлешендә муниципаль методик хезмәтләрнең ролен көчәйтүне кирәк дип саный.

 

Заманча укытучылар әзерләү һәм аларның һөнәри үсеше Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының, шулай ук фәнни-мәгариф оешмаларының төп өстенлекләренә әверелергә тиеш. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентына еллык юлламасында әйтте.

«Мәктәп укытучыларны түгел, ә укытучыларның мәктәпне булдыруы турындагы сүзләрнең гаделлегенә беркемне дә инандырырга кирәкми дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, республикада укытучы компетенцияләре паспортын эшләргә һәм кертергә кирәк, ул укытучыларның эш нәтиҗәлелеген бәяләгәндә һәм аттестацияләгәндә төп документ булачак.

«Иң яхшы белем бирү практикаларын гомумиләштерү һәм тарату, педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү, фән укытучылары методик берләшмәләренә ярдәм итү өлешендә муниципаль методик хезмәтләрнең ролен көчәйтергә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Фото: архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев