Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Министр: Студентларны прививка ясатканнарга һәм ясатмаганнарга бүләргә ярамый

Югары уку йортлары вакцинация узуга бәйсез рәвештә студентларны тигез хокуклар белән тәэмин итәргә тиеш.

 

«Студентларны прививка ясатканнарга һәм ясатмаганнарга бүлеп карарга ярамый, университетлар укучыларның тигез хокукларын тәэмин итәргә тиеш. Прививка ясату-ясатмауга карап, ниндидер чикләүләр булырга тиеш түгел», — дип белдерде Беренче канал эфирында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков.

Ведомство вакцинация узмаган студентларны да тулай торакларга урнаштыруны таләп итте.

Шулай ук бу тема бүген студентларга вакцинация уздыру проблемасына багышланган түгәрәк өстәлдә дә күтәрелде. РФ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Дмитрий Афанасьев билгеләп үткәнчә, коронавирустан прививка ясатмау тулай торакка яки уку кампусына кертүдән баш тарту өчен сәбәп була алмый.

«Шулай ук бернинди нигезсез ниндидер чикләүләр, мәҗбүри чаралар керткән уку йортларын тикшерергә генә түгел, ә аларга карата административ карарлар да кабул итәргә кирәк», — диде белгеч. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/science/10-08-2021/f-n-ministrlygy-studentlarny-privivka-yasatkannarga-m-yasatmagannarga-b-lerg-yaramyy-5833297

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев