Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Минзәлә районында машина боз астына киткән

Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар...

Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта.

Гадәттән тыш хәл урынында алар утырган машинаның түбәсе генә күренеп торган була. Бу урында боз калынлыгы 2-4 сантиметр гына булган. Автомобиль хуҗасына карата административ хокук бозу буенча беркетмә төзелә, барысы белән дә аңлату эшләре алып барыла.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе: бозда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хәбәренә таянып, җирле мәгълүмат чыганагы җиткерә.


Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined