Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Минзәләдә фаҗига: кар машинасы ярдан түбән тәгәрәгән... үлүче дә бар

Бу хәл 20 февраль көнне теркәлгән. Кама елгасы буендагы ярдан аска тәгәрәгән кар машинасы турында тиешле органнарга бу вакыйганың шаһиты хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәләдәге бүлеге вәкилләре яр буеннан 7 метр ераклыкта кар машинасын ачыклаган. Ә аннан 5 метр читтәрәк икән 1979 нчы елгы ир-ат гәүдәсе табылган....

Бу хәл 20 февраль көнне теркәлгән. Кама елгасы буендагы ярдан аска тәгәрәгән кар машинасы турында тиешле органнарга бу вакыйганың шаһиты хәбәр иткән.
Нәтиҗәдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Минзәләдәге бүлеге вәкилләре яр буеннан 7 метр ераклыкта кар машинасын ачыклаган. Ә аннан 5 метр читтәрәк икән 1979 нчы елгы ир-ат гәүдәсе табылган. Ул баш миенә зыян килүдән үлгән дип фаразлана, дип хәбәр итә "Минзәлә" порталы.
Шунысын да билгеләп үтәбез: әлеге кар машинасының 9 метр биеклектән килеп төшкәнлеге мәгълүм.
Чыганак:http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев