Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мобильный банк” хезмәтеннән сак булыгыз. Алдау очраклары ешайды

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Мобильный банк" хезмәтеннән файдаланучылар зыян күрә. Мәсәлән, 33 яшьлек ир-ат 115 мең сум акчасыннан "колак кага". Акчаларын кайтарып була булуын, ләкин вакыт кирәк. Ничек килеп чыккан соң бу, дип сорау туарга мөмкин. Хәзер күп кеше пластик картасына күпме акча күчүе турында белер өчен "Мобильный банк"...

Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә "Мобильный банк" хезмәтеннән файдаланучылар зыян күрә.

Мәсәлән, 33 яшьлек ир-ат 115 мең сум акчасыннан "колак кага". Акчаларын кайтарып була булуын, ләкин вакыт кирәк. Ничек килеп чыккан соң бу, дип сорау туарга мөмкин. Хәзер күп кеше пластик картасына күпме акча күчүе турында белер өчен "Мобильный банк" хезмәтеннән файдалана. Урлаучылар хәзерге "импортный" телефоннарның номерын белеп, пластик карталарның паролен белә дә инде.

Шуңа күрә, полиция хезмәткәрләре кисәтә: "Мобильный банк" хезмәтен сүндерегез, телефоныгызның антивирусын яңартып торыгыз, чит смс-хәбәрләргә ышанмагыз, пластик картада булган акчаларыгызны страховкаларга онытмагыз.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мобильный банк