Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

МОРДВА-КАРМАЛКАДА "БАЛТАЙ" БӘЙРӘМЕ ГӨРЛӘДЕ (ФОТОЛАР)

Районыбызның Мордва-Кармалка авылында республика күләмендәге "Балтай" бәйрәме гөрләде. Быел ул бездә егерменче тапкыр уздырыла.

Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Светлана Персова, Татарстан республикасы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова катнашты. Бәйрәм аларның чыгышы һәм бүләкләү тантанасыннан башланып китте.
“Балтай”га тирә-як районнардан: Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән, Шенталы, Казан шәһәрләреннән мордва фольклор ансамбльләре килеп, җыр-моң бүләк иттеләр. Лениногорскидагы "Эрзянка" ансамбле, Мордва-Кармалканың "Пизелне" ансамбльләре дә чын мордва халыклары икәнен җырлары, киемнәре, аш-сулары белән раслады.
"Балтай" бәйрәменең төп үзенчәлеге: "аю"ны өрәңге яфраклары белән бизәү һәм авыл урамы буйлап йөреп, иң соңыннан аны "чишендерү" йоласын үтәү. Бу вакытта фольклор җырлар җырлана, милли биюләр биелә. Тагын шунысы бар: йорт янында “Аю”лар өчен табын әзерләнгән була. Тәм-томнардан авыз иткәннән соң, халык чишмә яки кое янына килә һәм “Аю”ларны чишендерү гадәте башлана. Бу вакытта аларга тиеп китсәң, ел уңышлы һәм имин булачак, дип ышаналар. 
Текст һәм фотолар авторы: Зилә Мөдәррисова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев