Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Мөслимә” клубының чираттагы утырышында мастер-класс узды

Лениногорскида “Мөслимә” клубы менә ун ел дәвамында хатын-кызлар өчен эшли.

Узган ял көнендә “Ихлас” мәчетендә “Мөслимә” клубы чираттагы утырышын үткәрде. Бу юлы физик мөмкинлеге чикле хатын-кызлар өчен узды.

Башта клуб җитәкчесе Ләйлә ханым Аллаһ, аның күркәм исемнәре турында , аларны ничек итеп дога кылганда кулланырга һәм тормыштагы әһәмияте турында сөйләде.

Аннары барысы да актив рәвештә Аллаһының исемнәре язылган бизәкне ясау буенча мастер-класста катнашты.
Ханымнар, апалар моны чын күңелләре белән башкарды, дип хәбәр итә клубның җитәкчесе Ләйлә ханым. “Хәтта 80, 90 яшьлекләр дә яшьләрдән калышмады. “Үзенчәлекле” ханымнар да тырышты”, - ди Ләйлә ханым.

Әлбәттә, шундый җылы атмосферада узучы чарада мөнәҗәтләр тагын да ямь өстәде, күңелләрне сафландырды.

Соңыннан барысы да истәлекле бүләк - Аллаһ исемнәре язылган китапчык һәм стена календаре алды. Тәмле итеп әзерләнгән ризыклар белән сыйландылар һәм бергәләшеп догалар укыдылар, дога кылдылар. Барысы да күп итеп рәхмәтләрен җиткерде.

 

Фотолар: “Ислам в Лениногорске” телеграм-каналдан.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев