Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефть техникумы студентлары фәнни өлкәдә дә сынатмый

Студентларның “Яшь Эзләнүче: актуаль мәсьәләләр, казанышлар һәм яңалыклар” дигән темага багышланган фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференция 26 нчы мартта, Казан инновация университетының Чаллы филиалында үтте.  Мондый  региональ фәнни-гамәли  конференцияләр  республика буенча егерме дүртенче кабат уздырыла.  Конференциянең  эчтәлеге  берничә төрле секцияләрдә  гыйлми көч сынашуны үз эченә  алган иде. Лениногорск нефть  техникумы студентлары  әлеге бәйгедә катнашып кына калмады,  зур уңышларга да иреште. “Чит телләр һәм филология” секциясендә  Татьяна Мадиева әзерләгән, техникумның ГП-18 төркеме студентлары Илдар Сәйфиев һәм Альбина Хисамиева  икенче урынны алдылар. Ландыш Снурницина фәнни җитәкчелегендә, шулай ук ГП- 18төркеменнән,  Камилла Миннекәева  өченче урынга чыкты.

   “Информация тегнологияләре  һәм системалары.  Югары математика” секциясендә уңышлар тагы да зуррак. Фәнни җитәкчеләре Алинә Мөбәрәкшина  булган Динар Кәлимуллин һәм Динар Гаязов беренче урынга чыктылар. Икесе дә  ИС-18 төркеменнән. Гисмиев Илшат – икенче, ул да шул ук төркемнән. Җитәкчесе – Инзилә Галимова.  Әлеге җитәкченең тагын ике укучысы – Дарина Кирдянова һәм Александр  Сергеев, фәнни җитәкче Наталья Кондратьева  студенты Илья Куликовның  эшләрен дә  яхшы яктан  бәяләделәр. Лениногорск нефть техникумының ИС-18 төркеме  студентларының  докладлары, гомумән алганда, уңышлы дип табылды.  Барсы да почет грамоталарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев