Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Әниләргә бирелә торган ана капиталы сертификаты - биш көндә

2021нче елдан ана капиталына сертификат ясату азрак вакыт алачак, ул биш хезмәт көне эчендә ясалып бирелергә тиеш, дип хәбәр итәләр Лениногорск Пенсия фондыннан.

Ана капиталына сертификат ясату өчен моңа кадәр 15 көн бирелгән булса, хәзер ул биш көнгә генә калган. Ә ул акчаның  нинди максатта кулланылачагы турында гариза 10 көндә каралырга тиеш, элек моңа бер ай вакыт бирелә иде. Пенсия фондына тиешле мәгълумат вакытында бирелмәгән очракта гына, сертификат бирү 15 көнгә сузылырга мөмкин. Әгәр сертификат алучы яки аларны бирергә тиешле оешмалар, документларны соңлап биргән булса, ана капиталын нинди максаттан тотуны хәл итү 20 көнгә сузыла ала.

   Бала тугач, сертификат автомат рәвештә, гаризадан тыш ясала, бу гаиләгә аны кирәкле максатта тизрәк куллланырга ( мәсәлән, фатир алган очракта) мөмкинлек бирә. Сертификат артыннан йөрү артык мәшәкать тудырмый, фонд моны үзлегеннән башкара. 

Сорауларыгыз булса 8(800) 600 03 57 телефонына шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев