Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нинди һөнәр яхшырак?

Замана алга бара, бөтен җирдә бөтен нәрсә автоматлаша, шуның белән бергә Русиянең хезмәт базарында әкренләп кайбер белгечлекләрнең бөтенләй кирәге калмый, кайберләренә исә, киресенчә, ихтыяҗ арта. Быел, мәсәлән, хезмәт биржасында айтишниклар, ягъни заманча технологияләр белгечләре һәм урман промышленносте белгечләре күп таләп ителгән. Экспертлар әйтүенчә, әлеге вәзгыять киләсе елда тагын да көчәячәк...

Замана алга бара, бөтен җирдә бөтен нәрсә автоматлаша, шуның белән бергә Русиянең хезмәт базарында әкренләп кайбер белгечлекләрнең бөтенләй кирәге калмый, кайберләренә исә, киресенчә, ихтыяҗ арта.

Быел, мәсәлән, хезмәт биржасында айтишниклар, ягъни заманча технологияләр белгечләре һәм урман промышленносте белгечләре күп таләп ителгән. Экспертлар әйтүенчә, әлеге вәзгыять киләсе елда тагын да көчәячәк кенә. Болардан тыш, программачылар бик популяр икән һәм аларның хезмәт хаклары да һаман арта бара. Шулай ук алга таба промышленность тармагы белгечләренә һәм җиһаз ясаучыларга ихтыяҗ нык артыр дип фаразлана.

Иң кирәксез һөнәрләр исемлеге башында - бухгалтерлар. Электрон документ әйләнешенә күчкәнлектән, әлеге белгечләрнең кирәге бетеп бара. Якын килә чәктә колл-үзәкләр һәм мәгълүмат эшкәртү белгечләре дә эшсез калмагае.

http://www.tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев