Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өч метрдан якын килсәң, ШТРАФ!

Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны күзгә күренеп артты.

Нәтиҗә буларак, аларга карата шикаять язып, прокуратурага мөрәҗәгать итүчеләр дә күбәйде. Ни өчен дигәндә, умартачылар арасында үз мәнфәгатьләрен генә алга куеп, күрше-тирә иминлегенә төкереп караучылар да җитәрлек.
Әлеге җәһәттән прокуратура хезмәткәрләре шундый аңлатма бирә: умарта тотучылар күршедә гомер кичерүчеләрне артык борчымас өчен мөһим кагыйдәне үтәргә тиеш.

Ул да булса, умарталарны күршеләр белән ике араны бүлеп торучы коймага өч метрдан да якынрак урнаштырмау. Әгәр дә моннан якынрак куясы килә икән, койманың тоташ һәм ике метр биеклектә булуы мәҗбүри. Әлеге таләпне үтәмәүчеләр 3 мең сум штраф түләргә тиеш була.
 
Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.rbsmi.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X