Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ҖОМГА КОЙМАГЫ

Пәйгамбәребез: "Гыйлем ике төрле: берсе күңелдә булып файдалы гыйлемдер. Икенчесе исә ялгыз телдә булып, Аллаһының кешеләргә каршы хөҗҗәте(дәлиле)", - дигән (искәрмә: бу сүзләрнең авторы Хәсән әльБасри дип әйтәләр). "Аллаһы яраткан нәрсәләрне күрә белү, зур вә кечкенә нәрсәләрдән гыйбрәт алу сәбәбеннән, үзенең бәндә икәнлеген вә Хак Тәгаләнең олуглык вә кодрәт иясе...

Пәйгамбәребез: "Гыйлем ике төрле: берсе күңелдә булып файдалы гыйлемдер. Икенчесе исә ялгыз телдә булып, Аллаһының кешеләргә каршы хөҗҗәте(дәлиле)", - дигән (искәрмә: бу сүзләрнең авторы Хәсән әльБасри дип әйтәләр).
"Аллаһы яраткан нәрсәләрне күрә белү, зур вә кечкенә нәрсәләрдән гыйбрәт алу сәбәбеннән, үзенең бәндә икәнлеген вә Хак Тәгаләнең олуглык вә кодрәт иясе икәнлеген шиксез рәвештә белү - күңелдә була торган гыйлем.
Аллаһыга якынаю вә Аңа бәндәчелек күрсәтү сәбәпләреннән булган өчен, бу гыйлемнең дөнья вә ахирәт өчен файдалы гыйлем булуында шик юк. Икенчесе исә тел аркылы башкаларга сөйләнелә торган гыйлем булып, һичкем моңа каршы "мин белмәдем" дип аклана алмаганлыктан, бу гыйлем бәндәләргә каршы Аллаһының дәлиледер(кыямәт көнендә кеше: "Мин белмәдем, ишетмәдем", - дип аклана алмас). (Риза Фахреддин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 165нче хәдис. 1916.)
Раббым, безгә алган белемнәребезне тормышта кулланырга насыйп итсен.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев