Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОРХИДЕЯ ЯРАТУЧЫ ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР

Орхидеяны, гадәттә, бүләк итәләр. Шуңа аны ничек тәрбияләргә, дигән сорау туа. Бу киңәшләр орхидеяны саклап калырга гына түгел, купшы чәчәк аттырырга да ярдәм итәр. Орхидеяны өйгә алып кайткач, ике атна башка гөлләрдән аерым карантинда тотарга кирәк. Орхидеяны ике елга кадәр үз чүлмәгендә калдырырга була. Мүккә утыртылганын ике атнадан күчерергә кирәк....

Орхидеяны, гадәттә, бүләк итәләр. Шуңа аны ничек тәрбияләргә, дигән сорау туа. Бу киңәшләр орхидеяны саклап калырга гына түгел, купшы чәчәк аттырырга да ярдәм итәр.
☝ Орхидеяны өйгә алып кайткач, ике атна башка гөлләрдән аерым карантинда тотарга кирәк.
☝ Орхидеяны ике елга кадәр үз чүлмәгендә калдырырга була. Мүккә утыртылганын ике атнадан күчерергә кирәк. Керамик чүлмәктә тамырлары сулый.
☝ Яфраклары, кайрысын тикшерегез. Чери башлаган тамырларын кисегез һәм теләсә нинди фунгицид белән эшкәртегез.
☝ Орхидеяга йомшак су кирәк. Аңа кайнатып суытылган яки бүлмә температурасындагы яңгыр, кар суы сибәләр. Суына аз гына лимон кислотасы өстәргә була.
☝ Атнага бер тапкыр чүлмәген сулы чиләккә утыртып юешләгез. Керамик чүлмәк дымга туена һәм тамырларны тиешле дымлылыкта тота. Өске тамырларына суны пульверизатордан бөркегез.
☝ Иң яхшы урын - аш-су бүлмәсе. Гөл дымлылык ярата. Туры кояш нурларыннан ышыклагыз.

https://vk.com/irekmaydani

ФОТО:https://yandex.ru/collections/card/589db724b47883007336c778/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев