Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСАГОга сыйфатсыз ремонт өчен түләү кертелергә мөмкин

ОСАГО турындагы закон проектына Россия Дәүләт Думасында икенче укылышта җитди төзәтмә кертелергә мөмкин, аның буенча автомобиль хуҗалары транспортын сыйфатсыз төзәткән өчен акча таләп итә алачак. Бу хакта "Известия" газетасына Дәүләт Думасының финанс базарлары комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков аңлатма биргән, дип яза ТАСС. "Әгәр ремонт эшләре сыйфатсыз булса, зыянны акчалата алу...

ОСАГО турындагы закон проектына Россия Дәүләт Думасында икенче укылышта җитди төзәтмә кертелергә мөмкин, аның буенча автомобиль хуҗалары транспортын сыйфатсыз төзәткән өчен акча таләп итә алачак. Бу хакта "Известия" газетасына Дәүләт Думасының финанс базарлары комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков аңлатма биргән, дип яза ТАСС.
"Әгәр ремонт эшләре сыйфатсыз булса, зыянны акчалата алу мөмкинлеген карарга кирәк. Моның өчен бөтен җаваплылыкны иминият компанияләренә салу күздә тотыла, сыйфатсыз ремонт өчен зыянны иминиятчеләр капларга тиеш", - дигән Анатолий Аксаков.
Хәзер сыйфатсыз ремонт өчен КАСКО (автомобильне, җаваплылыктан кала, комплекслы иминиятләштерү) кысаларында барлык җаваплылык иминият компанияләре җилкәсендә, ә ОСАГО (автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү) буенча моңа ирешү катлаулырак.
"Идея мондый: әгәр кеше автомобилен алганнан соң экспертлар аша иминиятчегә карата шикаяте расланса, ул транспортын кабат ремонтка тапшыра һәм чыгымнарын иминиятче каплый. Иминиятче шулай ук, КАСКОдагы кебек, кайбер пениларны һәм штрафларны түли", - дип сөйләгән "Известия" газетасына Россия автоиминиятчеләр берлеге президенты Игорь Юргенс. Әмма ул үзе штрафларны арттыру яклы, чөнки ул ОСАГОны КАСКО белән тигезләштерә. ОСАГО буенча зыянны акчалата каплату урынына машинаны төзәтүгә өстенлек бирү турындагы закон проекты 14 декабрьдә беренче укылышта Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән. Язгы сессиядә ул кабул ителсә, 2017 елның мартыннан гамәлгә керә дип күзаллана, диелә ТАСС хәбәрендә.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев