Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйдән торып эшләргә мөмкин булачак

Дәүләт Думасы өйдән торып эшләү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

 

Өйдән торып эшләүне җайга салу турындагы проект дистанцион эш нормаларын системалы рәвештә эшкәртүне, аларны куллану мөмкинлеген, офис һәм читтән торып эшләү мөмкинлеген күздә тота.

Тәкъдимдә төп өч төшенчә күрсәтелгән. Беренчесе — «дистанцион (читтән торып) эш». Икенчесе — «вакытлыча дистанцион (читтән торып) эш»: мондый режим хезмәт килешүе нигезендә эшләүче хезмәткәрнең, эш бирүче контролендә булган стационар эш урыныннан тыш, хезмәт функцияләрен вакытлыча башкаруны күздә тота. Өченче урында — «катнаш дистанцион (читтән торып) эш»: эш урынында стационар эш белән тәэмин итү һәм дистанцион (читтән торып) эш.

Закон эш бирүче гадәттән тыш хәлләр очрагында хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка читтән торып эшләүгә күчерә ала, ләкин кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга тиеш булачак. Шулай ук эш бирүче дистанцион хезмәткәргә бирелгән җиһазлардан файдалану буенча инструктаж үткәрергә бурычлы булачак.

Хезмәткәрне читтән торып эшкә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Шулай ук закон дистанцион хезмәткәрләргә командировкаларны түләүне күздә тота. Шул ук вакытта эш бирүче ике эш көне дәвамында җитди сәбәпсез элемтәгә чыкмаса, дистанцион хезмәткәрне эштән азат итә ала.

Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. 

 

https://tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X