Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Озак яшәү сере билгеле

Японлы 112 яшьлек Масадзога планетада иң өлкән яшьтә булуын раслаган таныклык тапшырганнар, дип яза Башкортсанның "Өмет" газеты сайты.

Масадзо 1905 елның 25 июлендә Хоккайдо утравында дөньяга килә. Гиннесның рекордлар китабының рәсми сайтында аның озак яшәвенең сере татлы ризык яратуы, гәзитләр укуы һәм кайнар чыганакларда су керүендә дип күрсәтелгән. Ул көн саен гәзит укый һәм коляскада йөрүенә карамастан, чыганакларда су коена икән.
Аның оныгы Юко Нонака сүзләре буенча, ул чыннан да кәнфитләр ярата, Япониядә чыкканнарын да, башкаларын да.
Моңа кадәр иң озак яшәүче ир испанияле 113 яшьлек Франциско Оливере булган, ул быел февральдә үлгән. Масадзо Япониядә яшәүче бердәнбер олы кеше түгел. Былтыр кояш чыгышы илендә 100 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 68 мең кеше теркәлгән.

http://www.omet-rb.ru/41-d-nyada-nil-r-bar/6-ozak-yash-sere-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев