Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОЗЫН ГОМЕРНЕҢ 4 ФАКТОРЫ

Чикагоның картлыкны өйрәнү үзәге белгечләре раславынча, сәламәт яшәү рәвеше генә озын гомер гарантиясе бирми. Йөзьяшәр булу өчен дүрт шарт үтәлергә тиеш һәм аларның берсенә дә кеше үзе йогынты ясый алмый икән. 

Беренче фактор — әнинең яше. Тикшеренүләр 
25 яше тулмаган хатын-кыздан туганнарның озын гомерлерәк булуын күрсәткән. Яшь арткан саен, хатын-кызның күкәй күзәнәкләрендә мутацияләр башлану куркынычы арта. 

Икенче фактор — туу вакыты. Иң уңай ай булып май санала. Статистика буенча, майда туучылар 3,5 елга озаграк яши. 

Өченче фактор — яшәү урыны. Балачагын авылда уздыручыларның озын гомерле булу мөмкинлеге 
70 %ка арта икән. Галимнәр моны кеше аз яшәгән урыннарда куркыныч инфекцияләр һәм вируслар йоктыру куркынычы түбән булу белән аңлата. 

Дүртенче фактор — кешенең холкы. Җаваплы кеше сәламәтлеген кайгырта, стресска бирешми һәм азрак чирли.
 

текст һәм фото:https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев