Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Парламентта халыкның Татарстанда сәгать поясын алыштыру турындагы мөрәҗәгатен карадылар

Мөрәҗәгать турында җәмәгатьчелек вәкиле Николай Азин җиткергән.

Татарстан Дәүләт Советында Татарстанда сәгать поясын алыштыру мәсьәләсен өйрәнү буенча эшче киңәшмә узды. Анда катнашучылар республиканы Мәскәү сәгать зонасыннан күчерү идееясенә каршы булуларын җиткерде, дип хәбәр итә парламент матбугат хезмәте.

“Татарстан Дәүләт Советы депутатлары эшендә барлык мәсьәләләр буенча гражданнар фикере исәпкә алына. Шунлыктан без кергән сорауны дәүләт структуралары, көч ведомстволары, җәмәгать оешмалары вәкилләрен чакырып өйрәнергә булдык”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев.

Мөрәҗәгать турында җәмәгатьчелек вәкиле Николай Азин җиткергән. Ул республикада табигать буенча вакытның географик сәгать поясына туры килмәвенә игътибарны юнәлткән. Аның фикеренчә, икътисад өлкәсе максатын түгел, ә беренче урынга тәүлек вакытының кеше сәламәтлегенә тәэсирен карарга кирәк.

Аннан Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, икътисад, авыл хуҗалыгы, төзелеш министрлыклары, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Сәнәгать предприятиятиеләре ассоциациясе вәкилләре чыгыш ясады. Алар республиканы Мәскәү сәгать зонасыннан күчерү идееясенә каршы булуларын җиткерделәр.

Парламент комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин 25 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында “Вакытны исәпләү турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты каралачагын әйтте. Ул Дәүләт Думасы тарафыннан аның кабул ителүенә өметен белдерде. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/24/162723/

Фото: архив tatar-inform
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев