Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ПАТШАЛАРЧА ВАТРУШКА

Гади һәм җиңел рецепт.

КИРӘК: 
400 г он, 
150 г маргарин яки сыер мае 
150 г шикәр комы 
1 йомырка 
350-400 г эремчек 
1/3 ч.к. разрыхлитель 
1 г.ванилин 
1 уч йөзем җимеше 

ӘЗЕРЛӘҮ: 
1. Өй температурасында җылынган маргарин яки сыер маен он белән уарга. Шикәр комының 50 граммын һәм разрыхлительне дә өстәргә. Камыр валчык сыман, уылган була. 
3. Эчлек өчен: эремчек, ванилин, 100 г шикәр комы, йомырканы бергә кушарга. Калак белән генә болгаттым, блендер белән болгатканда ватрушка тыгызрак чыга, шуңа бу юлы кул белән генә эшләп карадым. Һәм үзем теләгәнчә, эчлеге бик йомшак, сусыл килеп чыкты... Мин эчлеккә бер уч йөзем җимеше дә салдым, чөнки балалар шулай ярата... Эремчек корырак булса, әзрәк кефир өстәсәгез була, 100 г.чамасы. 
4. Камырның бер өлешен табаның аскы өлешенә җәясе, аннары – эчлекне. Пирогны төгәлләр өчен өстенә калган камырны җәябез дә, 25-30 минутка 200 градуслы мичкә озатабыз. Вуаля! Әзер! Тәмле булсын, дусларым! 

.P.S. Маргарин белән пешергәндә хәләлен сайласагыз иде, хәләл билгесе булганны таба алмасагыз, составында "животный жир" булмаганын алыгыз. Андыйларның составына "растительные жиры" дип языла...

Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

https://vk.com/tatarshlari
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев