Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Поезд астында калып һәлак булган 8 яшьлек кызны Казанның Арча зиратында җирләделәр

Һәлак булган Сания Хәбибуллина – волейбол буенча дөнья чемпионкасы Юлия Хәбибуллинаның кызы.

Поезд астында калып һәлак булган сигез яшьлек кызны бүген Казанның Арча зиратында җирләделәр. 

Кыз бала белән хушлашырга кеше күп җыелган. Кыз шөгыльләнгән волейбол клубыннан дуслары, тренерлары да килгән. Арча зиратындагы чиркәү озатырга килүчеләрне сыйдыра алмаган.

Алдан “Татар-информ” җомга көнне кичке сәгать җиделәр тирәсендә 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кызның Яшел Үзән районы Октябрьский бистәсе аша уза торган тимер юл аркылы чыкканда пассажир поезды астына эләгеп һәлак булуын хәбәр иткән иде.

Казан – Мәскәү поезды машинисты экстрен туктату ясарга тырышкан, әмма һәлакәтне булдырмый кала алмаган. Ир-ат һәм кыз бала урында ук үлгән.

Тикшерү ачыклаганча, һәлак булган ир-ат кызның әти-әнисендә эшләгән. Кыз тимер юл аркылы булган кибеткә баруны сораган, ә ир-ат аны озата барган. 
Һәлак булган Сания Хәбибуллина – волейбол буенча дөнья чемпионкасы Юлия Хәбибуллинаның кызы. Сания гаиләдә бердәнбер бала булган.

Кыз баланың кабере чәчәкләр һәм уенчыклар белән капланган. Кемдер волейбол тубы алып килгән.

Кыз баланы җирләгән вакытта һавага аның күңеле кебек үк чиста ак шар очырганнар. “Бу – гадел түгел, бик авыр. Ул - көтеп алынган соңлап туган бала. Искиткеч матур гаилә. Әнисе Юля – спортчы, волейбол буенча дөнья чемпионкасы. Сүз дә юк, бик зур югалту”, - дигән “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Виктор Макаров.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/22/162564/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев