Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ПРИВИВКАСЫ БУЛМАГАН БАЛАЛАРНЫ МӘКТӘПКӘ КЕРТМӘҮ – ЗАКОН БОЗУ

Бүген кайбер әти-әниләр прививкаларга сагаеп карый. Баласына прививка ясатыргамы, ясатмаскамы – һәр әти-әнинең үз эше. Россиянең гамәлдәге законнары ата-аналарга яки баланың законлы вәкилләренә сайлау мөмкинлеге бирә. Монда инде баланың сәламәтлеген, нәселдә нинди чирләр булуын, кемнәр белән аралашуын күздә тотып, прививканың файдасын һәм зарарын уйлап, һәркем үзе хәл итә. Привикалардан баш тарту кәгазе язмача һәм поликлиникада рәсми расланган булырга тиеш.

Ләкин әти-әни кайсы гына юлны сайласа да, прививкасы юклыкны сылтау итеп, баланы бакчага яки мәктәпкә кертмәүләре – монысы инде законны тупас бозу була. Бүген «Татар информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының балаларның хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина шулай дип белдерде. Фәкать эпидемия вакытында гына вакытлыча тыюлар булырга мөмкин.
Әмма бу балаларга 18 яшькә кадәр үткәрелә торган туберкулинодиагностикага кагылмый. Манту пробасы яки диаскен-тест ясалмаган балалар белем бирү учреждениеләренә табиб-фтизиатр белешмәсе нигезендә генә кертелә. Монысы – законда каралган гамәл. Манту пробасы яки диаскен-тест мәҗбүри медицина иминияте полисы нигезендә бушлай башкарылса, башка төрле тестлар фәкать түләүле генә уздырыла. Ата-аналарның язмача рөхсәте нигезендә баланың күкрәк читлегенә рентгенограмма уздырылырга да мөмкин. Туберкулез булу-булмавын ул да күрсәтә.

http://www.syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=8041

фото: Зилә Мөдәррисова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X