Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рафис Борһанов мәктәпләрнең 1 сентябрьдән укуны башларга әзерлеге турында әйтте

Татарстан мәгариф системасы вакыйгалар үсешенең теләсә нинди вариантына әзер, диде мәгариф һәм фән министры. Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

«Без 1 сентябрьдән 1-11нче сыйныфка кадәр укучыларыбызның мәктәпкә баруына әзерләнәбез. Без моңа өметләнәбез. Без беренче сыйныфтан дүртенче сыйныфка кадәрге укучылар өчен түләүсез туклануны тәэмин итәргә әзерләнәбез. Министрлык һәм бөтен мәгариф системасы укуны 1 сентябрьдән башларга тулы күләмдә әзерләнә», - диде мәгариф һәм фән министры.

Шул ук вакытта Борһанов төгәлләштергәнчә, ахыргы карарны министрлык кабул итми. «Бу безнең хокукта түгел», - дип өстәде ул. Министр сүзләренә караганда, Татарстан мәгариф системасы «алга таба вакыйгалар үсешенең теләсә нинди вариантына әзер».

«Дистанцион укыту элементларын кулланырга әзер. Ил буенча тулаем икътисади вазгыять катлаулы булуга карамастан, РФ Президенты республика белән бергә финанслау шартларында барлык 1402 мәктәптә, шул исәптән республикадагы аз комплектлы мәктәпләрдә интернетны яхшырту өчен миллиард сум акча җибәрә. Һәм 1 сентябрьгә һәр мәктәптә тотрыклы интернет-элемтә булачак. Бу без дистанцион укуга китсен өчен түгел, ә сыйфатлы контентны дәрес вакытында куллана алсын өчен кирәк», — дип искәртте ул.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев