Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район авыллары мөслимәләре дини викторинада катнашты

“Ихлас” мәчетендә районыбыз авыллларыннан килгән мөслимәләр арасында викторина ярышы узды, дип хәбәр итәләр мәчеттән.

Әлеге чара өченче ел рәттән уздырыла. Ел саен төрлерәк, кызыклырак үтә ул. “Ихлас” мәчетеннән Булат хәзрәт Раупов мәчеттә дин нигезләрен өйрәнү, әдәп-әхлак дәресләре тәмамлану белән барысын да котлады, укуларның киләсе елда да дәвам итәчәген белдерде. Татарстан мөслимәләре союзының Лениногорск районы җитәкчесе Ләйлә ханым Гыймранова мөслимәләр җыелышларындагы мәсьәләләр хакында сөйләде.
 Викторина күңелле дә, мәгънәле дә үтте. 13 авылдан килгән мөслимәләр бар булган белемнәрен эшкә җиктеләр.  Сорауларның кайберсенә тиз генә җавапны таптылар, икенче биремнәр авыррак булды.  Әлбәттә, викторинаның җиңүчеләре дә билгеләнде. Беренче урынны Түбән Чыршылы мөслимәләре алды. Икенче урында – Зәй-Каратай һәм Чүтедән килүчеләр, өченче урында – Яңа Иштирәклеләр. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә ия булды.

 

фото: Лениногорск мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев