Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район авылларында шәхси затларның тракторларына техник карау үткәрелә

Лениногорск районы авыл җирлекләрендә, Гостехнадзорның расланган эш планы нигезендә, 4 майдан 17 майга кадәр физик затларга караган техникаларга ел саен техник караулар уздырыла.

 

Техник караулар үткәрү барышында техникага документлар, агрегатларның документта күрсәтелгән номерга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыклары, ОСАГО полисы булуы тикшерелә, шулай ук машиналарның һәм тагылмаларның техник торышының куркынычсыз эксплуатацияләү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә туры килүе бәяләнә.

Узган техник караулар нәтиҗәләре буенча трактор һәм тагылма хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар бирелә, җитешсезлекләре булган техникага аларны бетерү өчен срок куела һәм кабат тикшереләчәк.

“Үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның хуҗалары ел саен үз техникаларына техник карау үткәрергә тиеш. Аларга уңайлы булсын өчен һәр ел башында инспекторның графикта күрсәтелгән урынга чыгып, техник караулар үткәрү графигы төзелә һәм раслана. Авыл җирлекләрендә җирле үзидарә органнары алдан ук хуҗаларга үткәрелә торган чараның датасы һәм вакыты турында хәбәр итә”, - ди Гостехнадзорның Лениногорск бүлекчәсе баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев