Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика халкының яртысыннан артыгында антитәнчекләр бар

Татарстанда «Спутник V» вакцинасы ярдәмендә прививка ясау кампаниясе дәвам итәчәк, әлеге препаратның берничә мең дозасы республикага кайтартылган инде .

Шуның белән бергә, республика халкының яртысыннан артыгында инде антитәнчекләр бар, аларга прививка ясарга ярамый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистлар катнашындагы матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республикага коронавируска каршы вакцинаның ике төре кайтартылган, илдә прививканың өченче төрен булдыру юнәлешендә актив эш бара.

«Бездә „Вектор“ вакциналары бетте, алар барлыгы 500 данә иде, ә „Спутник V“ вакцинасы бар, без аны 3 мең доза алдык — вакцинацияне дәвам итәчәкбез. Республика халкының 50 проценттан артыгында антитәнчекләр бар инде, аларга прививка ясарга ярамый», — дип искәртте Миңнеханов.

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев