Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәисә Фәтхуллинаның «Дети войны» китабының икенче басмасын тәкүдим итү кичәсе үтте

Әбиләр чуагының матур бер көнендә өлкән буын белән чыгарылыш сыйныф укучыларын берләштергән очрашу узды. Ул көнне ветеран-укытучы Рәисә апа Фәтхуллинаның «Дети войны» китабының икенче басмасын тәкъдим итү кичәсе үтте. Автор китапны яңа фактлар һәм хикәяләр белән баеткан, ә нәшрият хезмәткәрләре китапның тышын, бизәлешен яңарткан. Үзәк китапханә белән «Ярмарка» нәшрият йорты...

Әбиләр чуагының матур бер көнендә өлкән буын белән чыгарылыш сыйныф укучыларын берләштергән очрашу узды. Ул көнне ветеран-укытучы Рәисә апа Фәтхуллинаның «Дети войны» китабының икенче басмасын тәкъдим итү кичәсе үтте.


Автор китапны яңа фактлар һәм хикәяләр белән баеткан, ә нәшрият хезмәткәрләре китапның тышын, бизәлешен яңарткан. Үзәк китапханә белән «Ярмарка» нәшрият йорты оештырган кичәгә китапның геройлары - әтиләре сугыштан кайтмыйча, яу кырларында ятып калган, «әти» сүзен әйтә алмыйча үскәннәрне чакырганнар иде. Китаптагы язмалар да алар турында икән.
Очрашуга килүчеләр яшь буынга авыр елларның хатирәләрен җиткерде, һәрберсе балачагын сөйләде. Ул елларның михнәтен үзләре генә беләдер. Ашыйсы­ килү бер хәл, яшьтәшләренең кимсетеп караулары аларны җәберләгән. Шулай ук кырдан бер уч арыш яисә борчак алып кайтучы әниләрен авылдашлары «ярдәмендә» төрмәгә озатулары вакыйгасы, уңыш бүлгәндә, иң начар икмәкне аларга бирү - барысы да алар башыннан үткән. Шул вакыттагы рәнҗүләрен оныта алмаганнар, ким-хур булмыйк дип, үҗәтләнеп укыганнар. Менә шуларны укучыга җиткергәннәре өчен авторга рәхмәтле алар. Матди ярдәм өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйттеләр.
Рәисә ханым очрашуда катнашкан укучыларга үгет-нәсихәтен бирде, алар арасында язарга сәләтле булганнарын искә алып, тарих итеп калырлык китаплар язуларын теләде: «Тик ул язмалар сугыш афәтләрен күрсәтүче булмасын, ә бәхетле яшәү турында укырга язсын», диде.
Кичә табын янында дәвам итте. Ахырдан һәркемгә бүләк итеп бирелгән китапны тотып, истәлеккә фотога төштек.
Галия Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дети войны раиса фатхуллина книга дети войны раиса фатхуллина