Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллинга Татарстан Президенты исеменнән машина бүләк иттеләр

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән халык шагыйре Роберт Миңнуллинга яңа машина ачкычы тапшырылды. Юбилей бүләген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бирде.

"Роберт Мөгаллимович, сез һәрвакыт юлда һәм чит төбәкләрдә эш сәфәре белән буласыз. Шуңа күрә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән яңа машина ачкычлары тапшырабыз. Юлларыгыз гел уң булсын, иҗат дәртегез ташып торсын", - диде үзенең чыгышында Васил Шәйхразиев.

Хәзерге вакытта К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Роберт Миңнуллинның 70 яшьлегенә багышланган “Мин яшимен сезнең арагызда...” дип исемләнгән юбилей кичәсе бара. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/12/173338/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X