Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Росавиация Татарстаннан субсидияләнүчеләр исемлегенә 20дән артык рейс кертте

Росавиация 2021 елда субсидияләнә торган маршрутларны раслады. Исемлеккә Татарстан финанслаган «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан 17 авиамаршрут кергән, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

 

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославль рейсларын ташламалы бәядән башкарачак.

Россиянең башка төбәкләреннән килгән авиакомпанияләр Казаннан Брянск һәм Ростов-на-Дону, шулай ук Түбән Камадан, Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск маршрутларын гамәлгә ашырачак.

«Субсидияләнә торган маршрутлар исемлегенә Татарстан финанслауда катнашмый торган юнәлешләр кертелгән. Аерым алганда, Казаннан Архангельск, Калуга, Кострома, Липецк һәм Төмәнгә рейслар бар», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Махсус тарифлар буенча даими рейслар төбәк авиапассажирлар йөртүнең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итәргә тиеш. 

 

https://www.tatar-inform.ru/news/transport/26-11-2020/rosaviatsiya-vklyuchila-bolee-20-reysov-iz-tatarstana-v-spisok-subsidiruemyh-5788254

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев