Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор Май чабу бәйрәмендә коймак белән агуланмау өчен киңәшләрен җиткерде

Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша. Беленнәрне өйдә пешерү өчен ингредиентлар сатып алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте азык-төлекне бары тик сәүдә өчен билгеләнгән сату урыннарында гына алырга киңәш итә. Әлеге киңәшләр идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган. Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып...

Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша.

Беленнәрне өйдә пешерү өчен ингредиентлар сатып алганда, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте азык-төлекне бары тик сәүдә өчен билгеләнгән сату урыннарында гына алырга киңәш итә. Әлеге киңәшләр идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган.

Роспотребнадзор әзер коймакларны сатып алганда, төргәкнең бөтенлегенә, саклау урынының шартларына, яраклылык вакытына карарга куша. Ә массакүләм күңел ачу урыннарында агуланмас өчен кибетләрдә сатучыларның гигиена кагыйдәләрен үтәүләренә һәм саклау урыннарына игътибар итәргә чакыра.

"Төргәк бөтен булырга тиеш. Коймакларның барысы да бертөрле зурлыкта булуы мәҗбүри, төсләре аксыл сарыдан кызгылт көрәнгә кадәр үзгәрергә мөмкин. Коймак җитештерүче билгеләгән температурада сакланырга тиеш", - дип хәбәр ителә идарә тармагы хәбәрендә.

Шулай ук әзер коймакны сатып алганда, аны пешергән вакытта файдаланылган азык-төлек исемлеген карап чыгарга киңәш ителә. "Әгәр алар он, сөт һәм тавык йомыркасыннан пешерелсә, бу иң яхшысы. Ләкин коры сөт, йомырка порошогы, үсемлек аксымы файдалану да тыелмаган", - дип аңлатканнар Роспотребнадзорда.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев