Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия санкцияләрне җиңәчәк – Путин

Россия, һичшиксез, санкцияләрне җиңәчәк, безнең партнерларның базардан үз теләкләре белән китүе безгә үсеш өчен мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Нью Йоркта Америка журналисты Чарли Роузга CBS һәм PBS телеканаллары өчен биргән әңгәмәсендә. Россия санкцияләрне хәл итә алырмы, дигән сорауга Путин, әлбәттә, бернинди шик тә юк, бу мәсьәлә...

Россия, һичшиксез, санкцияләрне җиңәчәк, безнең партнерларның базардан үз теләкләре белән китүе безгә үсеш өчен мөмкинлек бирә, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Нью Йоркта Америка журналисты Чарли Роузга CBS һәм PBS телеканаллары өчен биргән әңгәмәсендә.
Россия санкцияләрне хәл итә алырмы, дигән сорауга Путин, әлбәттә, бернинди шик тә юк, бу мәсьәлә буенча сүз дә алып барылмый, диде. Санкцияләрнең уңай ягы да булуын белдерде ул. "Элек без күп кенә әйберләрне, бигрәк тә югары технологияле өлкәләргә кагылышлыларны нефтедоллар кулланып сатып алуга өстенлек бирә идек. Бүген, санкцияләр кертелү сәбәпле, без сатып ала алмыйбыз яки безгә нәрсәдер ябык була дип шөбһәләнәбез һәм үзебезнең югары технологияле икътисад, сәнәгать, производство һәм фән өлкәсен үстерү өчен программалар әзерләргә мәҗбүрбез", - дип аңлатма бирде дәүләт башлыгы.
Путин сүзләренә караганда, моны Россия барыбер мөстәкыйль эшләргә тиеш, әмма бу катлаулы иде, чөнки эчке базарлар чит ил продукциясе белән тулган иде һәм Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында җитештерүчегә ярдәм итү бик катлаулы булды.
"Ә хәзер бу санкцияләр кертелгәч,партнерлар безнең базардан үзләре китте, бу безгә үсеш өчен мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте Россия лидеры.
Путин БМО Генераль ассамблеясының 70 нче сессиясендә катнашу алдыннан кичә әңгәмәләшкән иде, дип белдерә "Новости" РМА.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санкции против россии